Количество результатов: Загрузка , поиск занял 0.001 сек.

Результаты поиска

  1. Аңлыйсызмы, күз алдыгызга китерә аласызмы — гүя бу зураеп ачылган сыңар күздәге өнсез карашта, бер адәм затына гына түгел, бөтен җан иясенә хас ниндидер менә үзе эшләгән могҗизага таң калу һәм шуңа чиксез куану, шуның белән әйтеп бетергесез горурлану ап-ачык чагылып тора иде: ул тапкан бит бу баланы! Амирхан Еники . """Матурлык"""
  2. Ул шушы сөлек кебек егетнең әнисе бит! Амирхан Еники . """Матурлык"""
  3. Шәкерт әнисе, гыйлем иясе булачак кешенең әнисе … Амирхан Еники . """Матурлык"""
  4. скрипкәнең тавышы бик зәгыйфь иде, чеби тавышыдай көчсез-нечкә иде, ләкин бу минутта безнең күңелләргә ул да бик ягымлы, бик тансык иде. Амирхан Еники . """Матурлык"""
  5. бәдретдиннең уйнавын барыбыз да шылт та итмичә, тып-тын калып тыңлап утырдык. Амирхан Еники . """Матурлык"""
  6. Текә генә катып утырган ап-ак бабай ни уйлый, бүкәне өстеннән бер генә дә кузгалмаган абзый кеше ни кичерә — моны белүе һич мөмкин түгел иде. Амирхан Еники . """Матурлык"""
  7. Тик шушы моң эчендә, томан аша караган тулы ай төсле, бәдретдиннең әнисе үзенең сүзсез шатлыгы белән яктырып утыра. Амирхан Еники . """Матурлык"""
  8. әнисе бер мәлгә балаларча кызарып, шул ук вакытта куанычыннан тагы да балкыбрак китте, ләкин кайтарып сүз әйтә алмады. Амирхан Еники . """Матурлык"""
  9. әнисе өчен уңайсызлану дигән нәрсәнең әсәре дә юк икән бәдретдиндә! Амирхан Еники . """Матурлык"""
  10. Берәүне дә күрмичә, бары әнисенә, әнисенең әнә шул башта безне чирканырга мәҗбүр иткән шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә генә карап, ул скрипкәсен уйнады. Амирхан Еники . """Матурлык"""